ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасының Лениногорск шәһәр суды белән, өч гражданга карата , РФ ҖК 258 маддәсенең 2 бүлеге белән каралган җинаять эшләгән өчен, хөкем карары чыгарылды. Әлеге гражданнар Татарстан Республикасының Лениногорск районының аучылык җир-сулары территориясендә булган вакытта, «УРАЛ 4320» транспорт чарасы ярдәмендә,  машина цистернасыннан байбаклар оясына су койдылар. Аларның җинаять эшләре ярдәмендә дүрт байбак тотылды.

Суд һәрберсенә 100 мең сум акча рәвешендә җаза бирде.

29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе  белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша  Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы  эксплуатациягә кертелде.  Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.


28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 31 октябрьдә Татарстан Республикасында бурсыкларга ау чоры тәмамлана. Шуның белән бәйле рәвештә, ау чоры тәмамланганнан соң 20 көн эчендә,  бу төрне ауларга рөхсәтнамә алган барлык аучыларга да, табу турында мәгълүматларны тутырып, рөхсәтнамәне алган җиргә тапшырырга кирәклеге турында исегезгә төшерәбез.


27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: кошларның көзге күченүе тәмамлана.

Аларның очынуы  вакытында күченүче көндезге ерткыч кошларны күрергә мөмкин иде – карчыга,тилгән, саз карчыгасы, вак лачыннар һәм сирәк  очракта балыкчы карчыгасын, каракошны, ак койрыклы диңгез бөркетен,ә шулай ук үрдәкләрнең, казларның, аккошларның һәм торналарның , вак чыпчыксыман кошларның зур тупламаларын. Әгәр дә сез безнең республикага хас булмаган кошлар белән очрашуны теркәгән булсагыз, ул мәгълүматны Идарә сайтына җибәрүегезне сорыйбыз.


26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Идарәнең үзәк аппараты артыннан беркетелгән, штаттан тыш иҗтимагый инспекторына кандидатлар җыю игълан ителә!

Штаттан тыш иҗтимагый инспекторларның  төп максатлары  булып, Идарәнең вазифаи затларына, федераль дәүләт тикшерүе буенча вазифаларын үтәгәндә, гамәли ярдәм итү тора.

Шул санда:

ау аншлагларын һәм плакатларын саклауны тәэмин итү буенча һәм  ау хайваннарына салган ризыкны саклау буенча чараларда катнашу;

Ау кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү белән бәйле, Татарстан Республикасы  җирләрендә рейд чараларында катнашу;

Һәвәскәр аучылар арасында  хокукый белемнәрне  пропагандалау, гамәлдәге канун нормаларын аңлату, хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә канун бозарга авышлы кешеләр арасында, тәрбияви һәм профилактика эше алып бару;

Халык арасында хайваннар дөньясы объектларына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Штаттан тыш иҗтимагый инспекторына кандидатлар, 18 яше җиткән һәм  хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә административ хокук бозулары булмаган Россия  Федерациясе кешеләре арасыннан  сайлап алыналар.

Кандидат табигать саклау канунары буенча белемле булырга тиеш, шул санда 24.04.1995 елдан №52-ФЗ “Хайваннар дөньясы турында” Федераль канун, 29.07.2009 елдан № 209-ФЗ” аулау турында һәм аучылык байлыкларын саклау турында” Федераль канун, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының   хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау өлкәсендә норматив хокукый актлар. Кандидатның яшәү урыны Казанда, яки аңа якын яшәү пунктларында булырга тиеш.

Катнашучылар , гамәлдәге табигать саклау канунары буенча тест узыру юлы белән, ә шулай ук  Идарәнең башлыгы белән әңгәмә уздыру аша сайланачак.

Сайланышта катнашу өчен,  Идарә башлыгы исеменнә ,билгеләнгән рәвештә язмача гариза тапшырырга кирәк. Гаризалар 16.11. 2015 елга кадәр кабул ителәләр. Гариза бланкасы Идарәнең сайтында “ Дәүләт тикшерүе” бүлегендә “ Иҗтимагый инспекторлар эшчәнлеге” өстәмә битендә урнаштырылган.


23
октябрь, 2015 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: аерым төр аучылык байлыкларының һәм территориаль шартларның үзенчәлеге белән бәйле рәвештә, аучылык байлыкларын   үрчетү һәм саклау өчен шартлар тудыру масаты белән, Идарә Татарстан Республикасы территориясендә ау параметрларына үзгәрешләр кертү проектын әзерли. Хәзерге вакытта республикада аулау, ау кагыйдәләре белән бөтен Россия Федерациясе территориясе өчен билгеләнгән ау чорларында булдырылуны  истә тотып, Татарстан Республикасы  өчен  җәйге-көзге чорда каурыйлы киекләргә, куяннарга, тиенгә, сусарга, чәшкегә, көзәнгә ау чоры вакыты проекты  фикер алышуга чыгарыла.

Аучылык байлыкларының төре

Ау кагыйдәләре буенча ау вакыты

 

Тəкъдим ителгән ау вакыты

 Су йөзүче, саз-болын, кыр, дала. Урман киекләре ( җәйге-көзге ау чоры)

Августның өченче шимбәсеннән

сентябрьнең беренче шимбәсеннән

куяннар

15сентябрьдән 28 (29) февральгә кадәр

15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәр

тиен, сусар, чәшке, көзән

Августның өченче шимбәсеннән 28 (29) февральгә кадәр

15 октябрьдән 28 (29) февральгә кадәр

 

 Шуның белән бәйле рәвештә барлык аучыларга да  фикер алышуда катнашырга тәкъдим итәбез. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе сайтына ojm@tatar.ru җибәрегез.


22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле аучылар, 09.01.2014 елдан № 4 “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне  белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы  РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү  2015 елның 25 ноябрь көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе бинасында узачак.

 Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә. Документларны кабул итү вакыты: -2015 елның 29 сентябреннән  башлана; -2015 елның 13 ноябрендә тәмамлана. Барлык документлар да Идарәгә турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресына юнәлтү юлы белән тапшырылырга тиеш. Мәгълүматларның яңаруын Идарәнең сайтында “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә карагыз.


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

16-18 октябрьдә  Липецк өлкәсендә   “Чәүкә тавы” тыюлыгында Россиянең лачынчылар җыелышы узды, анда Татарстан лачынчылары да катнаштылар.

Җыелыш коллектив аулау һәм  утыртылган күгәрченнәр һәм кыргавыллар буенча ярышлар уздыру рәвешендә узды. Бу җыелыш лачыннар кулланып аулауны танытуга юнәлтелгән иде.

Быел тыюлыкка 90 ел, ә  ерткыч кошлар питомнигына 25 ел тула.


20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

ДБО “ Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”нә  белгеч таләп ителә.

Квалификация  таләпләре: югары профессиональ белемле булу ( табигать куллану, биология), дәүләт әгъзаларында кулланыла торган заманча мәгълүмати аралашу технологияләрен белү, дәүләт сатып алу өлкәсендә эш тәҗрибәсе

Тулы мәгълүмат артыннан 2117381, 2116907 телефоннары буенча яки Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт 201 бүлмә адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.


19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: җомга кич белән М-7 трассасында “ Кыргый хайваннар” билгесе астында авыр йөкле машина дөрес тизлекне сайламыйча аюны бәрдерде. Хайван шунда ук һәлак булды.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе машина йөртүчеләрне   машинаны алып барганда, аеруча урман юл кырыена килгән юлларда, караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игътибар итәргә өнди.  Бу авыр булмаган саклык чараларын тоту хәвефле нәтиҗәләрне булдырмаска булышыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International