ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Июнь ае эчендә питомникта 8 кечкенә марал баласы дөньяга килде.

Ата-аналарыннан аермалы буларак, алар матур тимгелле тиреле. Һәзерге чакта аларның ризыгын күбрәк ана сөте тәшкил итә, ләкин инде хәзердән үк алар үлән башларын тешләп алып йотмакчы булалар. 10 килолы болан балаларыннан 400 кило авырлыкта һәм мөгезе 14  килога тарта торган гайрәтле хайваннар үсеп җитүен күз алдына китерүе авыр


23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсе Республика территориясендә көрән аю белән очрашу очракларының ешаюы турында хәбәр итә.

Республика территориясендә көрән аю белән очрашу очраклары турында соңгы хәбәрләр Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Арча муниципаль районнарыннан килде. Бу төр аюларның җитди куркыныч китерүен  истә тотып,  урманнарга кергәндә сак булуыгызны, балаларны ялгыз калдырмавыгызны сорыйбыз.


20
июнь, 2014 ел
җомга
Хөрмәтле аучылар !!!! Безнең сайтыбызда “ Аучылар өчен сораунамә” бүлеге барлыкка килүе турында исегезгә төшереп китәбез. Сезнең, Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез (теләк буенча аноним рәвештә), аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне ojm@tatar.ru электрон адресына җибәрегез.

19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе,  Россия Табигать министрлыгының 16.11.2010 елдан N 512 “ Ау кагыйдәләрен раслау турында”гы боерыгы белән расланган,  Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп 2014 елның 1 июленнән алып 30 сентябренә кадәр байбакларга ау чоры ачылуы турында  хәбәр итә.

Татарстан Республикасы территориясендә байбакларны тотуга рөхсәтнамә алу өчен, Россия Федерациясенең Салымнар кодексының (РФ СК) 96пункты буенча 400 сум күләмендә Дәүләт җыемы, ә шулай ук РФ СК 333.3 маддәсе буенча хәр баш өчен 60 сум җыем түләнә.

Өстә әйтелгән квитанция бланклары һәм гариза  белән Идарәнең рәсми сайтында “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” бүлегендә танышырга була.


18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә (соңыннан – Идарә) Идарә карамагындагы Киңәшмә утырышы узды.

Киңәшмәдә, хайваннар дөньясы  объектларының  735-760 км участогында проектлаштырыла торган “Мәскәү- Казан” югары тизлектәге магистраль аша махсус чыгу юлларын  билгеләү соравы каралды.

Комиссиянең карары, тәкъдимнәр белән бергә, Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына юнәлтеләчәк.


17
июнь, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында 2014 елның 25 апреленнән алып 10 июненә кадәр комплекслы  өлгер – профилактик «Уылдык чәчү -2014» операциясе уздырылды.  Үткәрелгән чаралар биологик су байлыкларын  рациональ куллануга һәм  саклауга, күл – елга балыыкларын тотуга рөхсәтнамәләре булган, юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең эшләрен тикшерүне булдыруга, язгы – җәйге чорда браконьерлыкка юл куймауга юнәлтелгән иде.

Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында һәм янәшәдәге  территорияләрдә биологик су байлыкларын  хокуксыз табу очракларын ачыклау өчен, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе (соңыннан – Идарә) Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының  махсус авиаотряды белән берлектә территорияләрне очып чыкты.

Идарә хезмәткәрләре ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге” белән берлектә «Уылдык чәчү -2014» операциясе барышында, бирелгән вәкаләт чикләрендә 24 затны җаваплылыкка тарттырдылар,1014 хокуксыз тоту коралы ( ятьмәләр) тартып алынды, полиция хезмәткәрләре белән берлектә уздырылган рейд нәтиҗәсендә 256 УК РФ буенча 10 җинаять эше ачылды.


16
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының 2014.11.04.           № 651-р  боерыгы  белән тәңгәл килеп, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең район              ( районара) бүлек башлыклары, штаттан тыш иҗтимагый инспекторлар  һәм аучылар белән берлектә республикабызның “Татарстанның чиста урманнары” исемендәге табигатьне саклау чыгышы чикләрендә, 2014 елның 14 апреленнән алып 14 июненә кадәр республика территориясендәге  урманнарны, урман юлларын   өемнәрдән чистарту чыгышлары уздырылды.  Җыелган чүпләрне чыгару оештырылды.

Якында яшәп, урманга йөрүче халык белән, янгын булдырмау кагыйдәләре һәм ял итү урыннарында  чисталык һәм пөхтәлекне саклау буенча аңлату чаралары үткәрелде.


12
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр, республика халкы! Сезне бөтен коллектив исеменнән һәм шәхси үземнән дәүләт бәйрәме 12 июнь – Россия Көне белән котлыйм! Россия Көне – азатлык, гражданлык тынычлыгы һәм барлык кешенең ризалык бәйрәме! Бу бәйрәм – милли берләшүнең һәм  безнең Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы. Сезгә саулык – сәламәтлек , башлаган эшләрегездә казанышлар, иминлек, бәхет телим!

 Ихтирам белән, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Д.А.Иванов


11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Россиянең Табигать министрлыгының 16.11.2010 ел. № 512 “ Ау кагыйдәләрен раслау турында” Боерыгы белән тәңгәл килеп, 2014 елның 1 июленнән алып 30 сентябренә кадәр байбакларга ау чоры ачыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International