Гаризада түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелә:
-исем, фамилия,атасының исеме;
-гариза бирүченең затын раслый торган, төп документның мәгълүматы;
-тормышка ашырырга чамалаган ау төре;
-тота торган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат;
-чамалаган ау вакыты;
-ау урыннары;
-аучылык билетының бирү вакыты һәм аның сериясе белән номеры.
Рөхсәтнамәне бирү, гариза бирүче белән күрсәтелгән аучылык билеты, шәхесен раслый торган төп документ, һәм хайваннар дөньясы объектлары белән куллану өчен түләүне раслый торган документ нигезендә тормышка ашырыла.
Аучылык җир-суларында аучылык байлыкларын тоту өчен, җәйге-көзге ау чорына рөхсәтнамәләрне бирә башлау турында, өстәмә Идарә сайтында хәбәр ителәчәк.
Көч җыйган яшь терлекләрне кайбер рәт биотехник чаралар үткәреп, аучылык җир-суларына чыгару, аларның кыргыйлануына китерә һәм ау чорына кыргый кошларның саны, аучыларның таләпләрен канәгатьләндерерлек югары була. Аннан башка, ( ирексезлектә үрчетелгән) үрдәкләрне чыгару, антропоген ландшафтта тору шартларына җайлашкан,синантроп популяция кошларны барлыкка китерергә булыша.
Үрдәкләрне чыгару, кыргый үрдәкләрне сулыкларга тарта, аларның саны ау чоры ачылуга 2-3 тапкырга арта. Ирексезлектә үстерелгән үрдәкләрне ату нәтиҗәсендә, кыргый су йөзүче көшларның саны сакланып кала.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә белгечләр кирәк. Тулы мәгълүмат артыннан бирелгән телефоннан мөрәҗәгать итегез 211 73 81.
Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау һәм файдалану турындагы кануннарының таләпләрен, юридик һәм шәхси затлар белән үтәүне тикшерү һәм күзәтү, Идарәнең төп максатларының берсе булып тора.
2014 елның соңгы 6 ае эчендә Идарә һәм район ( районара) бүлекләре хезмәткәрләре, штаттан тыш иҗтимагый инспекторлар һәм канун саклау әгъзалары хезмәткәрләре катнашуында 277 канун бозу очраклары ачыкланды, шул санда:
02.07.2014
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән 2014 елга хокукый затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне планлаштырылган тикшерүләрне уздыру Планына таянып, аучылыкны кулланучы «Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Сафари-Сервис»ка карата тикшерү уздырылды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, гамәлдәге канунчылык белән яраштырып, Татарстан Республикасының урманнарында лимитлаштырылган тояклы хайваннар төрен тотуга рөхсәтнамәләрне бүлү, тоту лимитларын раслаганнан соң, җирәбә салу аркылы үтәчәге турында хәбәр итә.
Җирәбә салуда катнашу өчен гаризалар бирү вакыты турында мәгълүмат безнең сайтта урнаштырылачак. Белдерүләрне игътибар белән карагыз.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең 10 хезмәткәре һәм ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге”нең 1 хезмәткәре Киров шәһәренең Вятка дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендәге профессиональ белем алу һәм һөнәрчелекне күтәрү Үзәгендә профессиональ белем алдылар. 2014 елның 26 июнендә курсларны бетерүчеләргә “ Биолог” квалификациясе, “ Аучылыкны алып бару” белгечлеге буенча тантаналы рәвештә диплом тапшырдылар.
Яшел Үзән муниципаль районында дуңгызларда африка чумасын булдырмау буенча тактик – махсус укуларны әзерләү белән бәйле рәвештә, 25.06.2014 елны Яшел Үзән Шәһәрендә бу сорау буенча тармакара киңәшмә узды. Киңәшмәдә, укулар үткәргәндә кулланылачак, авыру таралган учактны бетерү өчен куллана торган эш планы каралды.