Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе карамагындагы ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге”нең киек кошлар питомнигында иң җаваплы чор башлана – ау кыргавылының үсеш вакыты.
Бер ай элек туган кыргавыллар инде 250-300 граммга тарталар. Хәзерге вакытка кадәр бүлмә шартларында асралган кыргавыллар, хәзер өстәмә җылылыкка мохтаҗ түгел һәм шуңа күрә аларны саф һавага чыгардылар. Анда алар үзләрнең яңа вольерларына ияләшәләр.
Татарстан Республикасы Президентының 06.06.2014 елдагы №387 Боерыгы белән 2014 елның 6 июненнән алып һәм аерым боерык булганчыга кадәр республика территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелде. Бу режимны, Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава торышы һәм бишенче сыйныф янгын куркынычы аркасында, гражданнарның гомеренә һәм саулыгына куркыныч янамасын өчен, тирә-якка зяын һәм зур материаль югалтулар булдырмау максаты белән кертелә. Аннан башка, янгынга каршы аерым режим, хәвефле табигый күренеше ( “коры җил”) нәтиҗәсендә, азык-төлек иминлегенә куркынычын булдырмау максаты белән кертелде.Татарстан Республикасы Президентының Боерыгы беренче чиратта идарә итүче әгъзаларга һәм Татарстан Республикасында гадәттән тыш очракларны бетерү һәм кисәтү көчләренең территориаль подсистемасына кагыла.
06.06.2014 елда Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсендә видеоконференция рәвешендәге киңәшмә нәтиҗәләре буенча “ Татарстан Республикасында котыру авыруын булдырмау өчен профилактик эшләрнең хәле һәм очракны стабильләштерү буенча ашыгыч чаралар турында” темасына пресс-конференция узды. Анда кызыксынган министрлыкларның һәм идарәләрнең вәкилләре, Татарстан Республикасының муниципаль районнарының җирле үзидарә әгъзаларының урындагы затлары һәм Идарәнең территориаль бүлекләренең башлыклары катнаштылар.
Татарстан Республикасы Президенты боерыгы проектының Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының дәүләт экологик экспертизасында уңай йомгак алуы, Идел регионара табигатьне саклау прокуратурасында , Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгында, Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында яраштыру алуы һәм хәзерге вакытта Татарстан республикасының Министрлар Кабинетына күзәтүгә юнәлтелүе турында хәбәр итә.