Хөрмәтле гражданнар, "Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы яный торган төр хайваннарны, үсемлекләрне һәм гөмбәләрне исәпкә алу буенча мәгълүмат карточкасын" тутыра алуыгыз турында, Сезгә хәбәр итәбез.
Әгәр дә Сез төрен билгели алсагыз, хайванны, үсемлекне яки гөмбәне очрату карточкасын, Сез бу СЫЛТАМА буенча тутыра аласыз. Карточкада очрату датасын, урынын, төрен, баш санын һ.б. теркәргә, шулай ук үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны, элемтә өчен телефон номерыгызны яки электрон почтагызны язарга кирәк.
Әгәр дә Сез хайванның, үсемлекнең яки гөмбәнең төрен билгели алмасагыз, Сез киләсе СЫЛТАМА буенча бирелгән карточканы тутыра аласыз. Бу карточкада фотографияне кушарга яки аның тулы тасвирламасын язарга, урынын һәм вакытын күрсәтергә кирәк. Һәм шулай ук элемтә өчен телефон номерыгызны яки электрон почтагызны калдырырга кирәк.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының биотөрлелек бүлегенә барлык мәгълүмат анализлау һәм саклау өчен тапшырыла һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабының киләсе басмасын төзегәндә кулланылачак.