Бу пәнҗешәмбе көнне, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Татарстанның Аксубай, Нурлат һәм Алексеевск районнарында урнашкан «Биләр» дәүләт табигать зоология тыюлыгында булдылар.
2017 елда тыюлыкка 14 олы гүзәл болан чыгарылды. Хезмәткәрләрнең күзәтүләре буенча, алар үзләрен яхшы хис итәләр, ел ярым эчендә гүзәл боланнарның 15 баласы туды һәм үсеп килә.
Боланнар шулай ук "Мишә" (15 баш) һәм "Урман чишмәсе" (30 баш) тыюлыкларында һәм Яшел Үзән районы территориясендә Зөя тәҗрибә хуҗалыгында ярымирекле шартларда вольерда яшиләр.