Балыкчылык буенча федераль агентлыктан рәхмәт хаты

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча су биологик ресурсларын дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлеге башлыгы Самигуллин Марсель Мөсәгыйть улы, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисенең  урынбасары Шәрәфетдинов Рамил Гомәр улына һәм су биологик ресурслар бүлеге башлыгы Мустакимова Ирина Викторовнага, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары - Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе Илья Васильевич Шестаковтан, “2018 елның 13 сентябреннән 15 сентябренә кадәр  Санкт-Петербург шәһәрендә узган, “Балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм технологияләре күргәзмәсендә” Татарстан Республикасы стендын оештыруга һәм аның эшен алып баруга  зур өлеш керткән өчен рәхмәт хаты” тапшырды.

         Өстә күрсәтелгән күргәзмә буенча тулырак мәгълүматны, сез безнең яңалыкларда һәм фоторепортажда карый аласыз. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International