Азнакай шәһәре гимназиясендә «Тыюлык урыннары» темасына класс сәгате

2019 елның 1 феврале, җомга

Балалар һәм яшүсмерләр арасында экологик белем бирү һәм экологик белемнәрне үстерү кысаларында, «Чатыр-Тау» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре И. Р. Кашапов һәм Г. С. Хәкимова Азнакай гимназиясендә «Тыюлык урыннары» дигән темалы класс сәгатендә булдылар. Алар анда 3 сыйныф укучыларына тыюлыклар турында, хайваннарның һәм үсемлекләрнең сирәк төрләрен саклауда һәм торгызуда аларның әһәмияте, шулай ук уникаль табигать ландшафтларының әһәмияте турында сөйләделәр, Татарстан Республикасының Кызыл китабы, Азнакай районының аеруча саклана торган табигать территорияләре – тыюлыклар һәм табигать һәйкәлләре белән таныштырдылар.

Чара ахырында, алган белемнәрне ныгыту өчен, «Тыюлык табигате» дип исемләзнгән экологик викторина үткәрелде.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International