1 февральдә Татарстан Республикасының Премьер-министры А. В. Песошин региональ әһәмияттәге дәүләт табигый зоология тыюлыкларын оештыру турындагы 2 карарга имза куйды. Бу 10 715 һәм 1 380,72 гектар мәйданлы «Шорский» һәм «Нократ» тыюлыклары.
«Шорский» тыюлыгы Арча, Яшел Үзән һәм Биектау районнары территориясендә, нигездә ылыслы агачлардан торган, өч урман участогыннан төзелгән. Бу участокларның үзенчәлеге тайгага хас төрләр сакланып калуда: боҗыр, суер, ак куян, як, (төньяк)тиен, чырайсыз ябалак, һ.б. сирәк төр фауна. Тыюлыкны булдыруның максаты –тайгага хас табигый комплексны саклау, аны хуҗалык объектлары белән шактый тыгыз уратып алу шартларында үстерү. Участокны ныклап саклау белән беррәттән, тайгага хас төрләрне махсус биотехника ярдәме белән тәэмин итү, аның өчен биредә аларга уңайлы яшәү мохитенә ирешү һәм сыйфатлы тайга экосистемасын булдыру планлаштырыла.
«Нократ» Мамадыш районы территориясендә сулы-сазлы җирләрнең әһәмиятле участогында оештырылган. Анда кыргый үрдәкләрнең һәм башка төр су һәм су яны фаунасының бәбкәләрен чыгару һәм үстерү өчен оптималь шартлар бар. Бу урын Комитет тарафыннан ирексездә чыгарылган үрдәкләрне чыгару һәм тукландырудан һәм ясалма оялар урнаштырудан торган актив биотехника хисабына, монда кыргый үрдәкләрнең зур санлы төркемнәрен формалаштыру зонасы буларак карала. Ул Нократка һәм Кама буена кыргый үрдәкләрне күчерү ноктасы булып торачак һәм республикада бу төрнең иң популяр киек статусын кире кайтарачак.