«Балтач» тыюлыгының кышкы экологик сукмагы

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

«Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре Хазиев Р. К., Муллагалиев А. Н., Гарифуллин Н.Р., «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» нең экологик тәрбия буенча методисты Бариева Р. белән берлектә, «Бөтендөнья тыюлыклар көне»дигән экологик дәрес-викторина үткәрделәр. Кече Лызи урта мәктәбе укучыларына Татарстан Республикасының һәм Балтач районының аеруча саклана торган табигать территорияләре турында сөйләделәр. Викторинада җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.

Викторинадан соң  «Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре белән укучылар һәм укытучылар өчен кышкы экологик сукмак буйлап экскурсия оештырылды. Җәйге вакытта балалар белән  экологик сукмакта эшләү тәҗрибәсе булуга күрә, экологик сукмакларның кышкы маршруты балаларның яшенә карап эшләнде. Мәктәпкә якынрак урында урнашкан һәм күзәтү өчен уңайлы табигать объектлары кулланды.

Шулай ук хезмәткәрләр кышкы экологик сукмак буйлап экскурсияне Салаус балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен дә үткәрделәр.

Экологик сукмакта балалар тере объектларны күзәттеләр, кошлар өчен җимлекләр элделәр һәм кошларны күзәттеп, бер-берсеннән аерырга өйрәнделәр, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәнделәр.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International