Алексеевск районында, рейд вакытында, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, 1970 елда туган гражданинны тоткарладылар. Ул законсыз рәвештә, теркәлмәгән ау коралын кулланып, соры куянны тотты.
Гражданин полиция хезмәткәрләренә тапшырылды. Җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.