Кыш көне балыкны һава җитмәүдән коткарырга Һәркем ярдәм итә ала.

2019 елның 15 феврале, җомга

Хәзер безнең республика сулыкларында балык кислород җитмәүдән җәфа чигә торган чор бара. Сулыклар һавадан һәм яктылыктан боз һәм кар белән изоляцияләнгән, нәтиҗәдә суга кислород керми, ә караңгыда булган суүсемнәр кислород эшләп чыгара алмый һәм суны үзләренең черемә калдыклары белән агулый башлый.

Татарстан Республикасында 8 000 артык күл һәм буа бар. Нәкъ менә буаларда һәм күлләрдә, агым булмаганга күрә, кыш көне һава җитмәүдән бөтен балык үләргә мөмкин.Балыклар һава җитмәүдән үлмәсен өчен, кислородны суга үтеп керү мөмкинлеген ясарга кирәк. Моның өчен кечкенә чокырлар яки майналар тишәләр.

Майналар-бензопычкы белән ясалган һәм  боз каплау процессын тоткарлау өчен, ботаклар яки салам салынган зур бәкеләр (якынча 1, 5х1 метр). Майналар, гадәттә, тәҗрибәле кешеләр,профессионаллар, балыкчылар тарафыннан ясала, шул ук вакытта, суны кислород белән баету өчен, кайвакыт компрессорлар кулланалар. Мәсәлән, иртәгә, 16 февральдә, балык тотучылар майналар ясарга Мишә елгасына чыгачаклар.

Һәркем үз йорты яки дачасы янындагы сулыкка ярдәм итә ала. Иң җиңел һәм имин ысул - примитив аэрация кулланып лункалар ясау. Моның өчен боздагы карны чистарталар, кечкенә чокырлар казыйлар һәм камыш бәйләме салалар (чөнки бу куыш сабаклы үсемлек).

Камыш бәйләме  кечкенә чокырга тыгызлап тутырылган  һәм озын булырга тиеш ( боз астына 50 см аска китәргә һәм боз өстендә дә 50 см озынлыкта калырга тиеш). Югары өлеше, һава  сабак буйлап керсен өчен,  киселгән булырга тиеш.

Хәзер Татарстанда «Балык-булсын!» исемле экологик белем бирү һәм табигатьне саклау акциясе дәвам итә. Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республиканың төрле сулыкларында мәктәп һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән кечкенә чокырлар ясау буенча чаралар үткәрәләр. Чара кысаларында 547 катнашучы (аларның 157 е-балалар) ярдәмендә сулык мәйданының 108 кишәрлегендә 2130 кечкенә чокырлар борауланган инде.

Күптән түгел генә акциядә катнашучылар арасыннан:

Тукай районы, Иштирәк авыл җирлеге, «Ишкай», «Алан» күлләре һәм Бәтке авыл җирлегендәге күл ,  “Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбе», 2-9 сыйныф укучылары һәм һәвәскәр балыкчылар:

Тәтеш районы:

​Югары Ослан районы, һәвәскәр балыкчылар белән, Гаврилково авылы янында Зөя елгасы:

Яшел Үзән районы, Дәүләт комитеты хезмәткәре һәм балыкчылар-һәвәскәрләр майналар һәм кечкенә чокырлар ясыйлар:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International