Чистай шәһәрендә «Татарстан Республикасының Кызыл китабы белән танышу» дәресе

2019 елның 22 феврале, җомга

«Чиста болыннар» дәүләт  табигать тыюлыгы белгечләре Чистай шәһәренең «Непоседа» исемле  7нче балалар бакчасында «ТР Кызыл китабы белән танышу»темасына тематик дәрес үткәрделәр. 5 - 6 яшьлек 26 тәрбияләнүче беренче тапкыр ТР Кызыл китабы турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр.

Дәреснең тагын бер максаты булып, балаларга Чистай районы территориясендә урнашкан «Чиста болыннар» тыюлыгы турында сөйләү иде. Тыюлык белгечләре балаларга ТР Кызыл китабы турында сөйләгәндә,  Кызыл китапка кертелгән һәм тыюлыкта яшәүче  хайваннар һәм үсемлекләр турында да сөйләделәр. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә табигатьне, хайваннарны ни өчен сакларга кирәклеген һәм мәсәлән, ата-аналар белән берлектә сыерчык оялары, җимлекләр ясап, балалар табигатькә ничек ярдәм итә алганнарынаңлаттылар.

Дәрес барышында балалар актив катнаштылар: сораулар бирделәр, нинди хайваннарны белүләре һәм күрүләре турында сөйләделәр.  Дәрес ахырында хайваннар турында табышмаклар бәйгесе үткәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International