Әгерҗе районында «Татарстанның чиста урманнары» акциясе

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

«Татарстанның чиста урманнары» дип исемләнгән республика табигать саклау акциясенең язгы этабы кысаларында «Кичке Таң» табигый тыюлык хезмәткәрләре урман массивларын тиешле санитар хәлгә китерделәр.

Чара Шаршады урманчылыгының урман фондында узды. Табигать саклау акциясендә Кичкетаң авыл җирлегенең бюджет оешмалары хезмәткәрләре дә актив катнашты.

6 гектар мәйданда, урмандагы таратылган коры чүп-чарларны җыештырдылар. Барлыгы 45 капчык чүп -чар - пыяла һәм пластик шешәләр, полиэтилен пакетлар, резин шиналар җыелды.

Алга таба территорияне коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, шулай ук аншлагларны, мәгълүмати щитларны һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү бурычы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International