Татарстан Республикасында «Балык-Булсын!» акциясе старт алды

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасының Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрендә су биологик ресурсларын саклау һәм яңадан торгызу һәм Уылдык чәчү өчен уңай шартлар булдыру максаты белән, икенче ел рәттән, ясалма уылдык чәчү урыннары булдыру һәм урнаштыру буенча, «Балык-Булсын!» дигән акция үткәрелә.

Чаралар Татарстан Республикасының барлык унҗиде яр буе муниципаль берәмлегендә дә үткәреләчәкләр.

Акция Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан, Татарстан Республикасының балык сәнәгате оешмалары, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, ТР муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары һәм район белем бирү учреждениеләре ярдәмендә оештырыла.

         2019 елның 6 маенда Тәтеш муниципаль  районының Идел елгасы яр буе  зонасында «Балык-Булсын!» акциясе кысаларында ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырдылар. Чарада Дәүләт комитетының район хезмәткәрләре, шул исәптән «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре, шулай ук дәүләт комитеты карамагындагы « Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге » дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре(Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГИМС), урманчылык, балык сәнәгатчеләре һәм җәмәгатьчелек катнаштылар. Беренче көнне ылыслы ботаклардан 1400 метр ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырылды.

Якын арада акция Идел елгасы ярындагы «Озын Алан» тыюлыгы һәм Урюм авылы янында дәвам итәчәк.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International