Спас районында чисталык дәресләре

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Кар эрегендә барлыкка килгән чүп-чарны җыеп алу өчен "Спас" дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Мурзак Любовь һәм Костин Евгений «ТР Спас муниципаль районы традицияләрендә һәм тарихында бердәмлек үсешенә ярдәм итү һәм аны үстерү» җәмгыяте рәисе Марянин Валерий һәм ТР Спас районы мәгариф бүлеге укытучысы Журавлев Сергей белән берлектә, Полянка төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, Тәнкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар мәктәп-интернаты”укучылары һәм “Теремок” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен “Чисталык дәресләре” үткәрделәр. Дәресләрдә көнкүреш калдыкларның безнең сәламәтлегебезгә һәм әйләнә - тирә дөньяга нинди зыян китерүе:  урманда ташланган пластик шешәләр - 100 елдан артык, алюминий банкалар-500 ел, ә пыяла 1000 елдан артык таркалуы турында сөйләделәр.

Балаларга экологик фильмнар күрсәтелде, шуннан соң «Планетабызны саклагыз» дигән рәсем, «Табигатьне саклау - һәркемнең эше» дигән экологик плакат, «Табигатьне саклагыз» дигән  экологик листовка конкурслары үткәрелде.

Полянка һәм Тәнкәй мәктәпләре укучылары, үткәрелгән әңгәмәдән соң, үзләренең авылларын чистартырга булдылар һәм макулатура һәм эшкәртү өчен чыгарылган 600 кг тирәсе пластик җыеп, өмә үткәрделәр.

Иң яхшы рәсем, плакат һәм листовка ясаган җиңүчеләр, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International