“Балык- булсын!” акциянең башлангыч нәтиҗәләре

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасының Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрендә су биологик ресурсларын саклау һәм яңадан торгызу һәм уылдык чәчү өчен уңай шартлар тудыру максатыннан, 6 майда “Балык-булсын!” акциясе старт алды.

Әлеге чара вакытында суга ясалма уылдык чәчү урыннары ясап урнаштырыла. Уылдык чәчү урыннарының конструкциясе һәр метр аша ылыслы ботак (оялар) эленгән, шулай ук йөк һәм йөзмәләр эленгән (алга таба уылдык чәчү урыннарын табу өчен) баудан (100-150 метр озынлыктагы) ясалган. Уылдык чәчү урыннары, аларда маймычлар чыккач, сулыктан алына һәм утильләштерелә.

Акция Әгерҗе, Актаныш, Югары Ослан, Яшел Үзән, Алабуга, Кама Тамагы, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Чистай районнарында узды инде.

14 майга 21950 оялык уылдык чәчү урыннары куелды.

Фәнни мәгълүматлар буенча, бер оядан якынча 1,1-1,2 кг балык чыга, димәк 21950 оя=26340 кг.

Акция Кама Тамагы районында -16 майда, Мамадыш районында -24 майда, Менделеевск районында – 15-16 майда, Түбән Кама районында – 17 майда, Спас районында – 15 майда, Тукай районында 25 майда дәвам итәчәк.

Тулырак мәгълүматны сез 211 66 94 телефоны буенча ,су биологик ресурслар бүлегендә ала аласыз.

Фото: Тәтеш районы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International