Экологик белем бирү буенча педагогик идеяләрнең IX Бөтенроссия фестивале

2019 елның 24 мае, җомга

2019 елның 23 маенда Комитет хезмәткәрләре Яшел Үзән шәһәрендә узган «Эко-мәктәп/ Яшел флаг» («Eco-schools») халыкара программасы кысаларында Экологик белем бирү буенча IX Бөтенроссия педагогик идеяләр фестивале эшендә катнаштылар.

Әлеге программа Foundation for Environmental Education (FEE) экологик белем бирү буенча халыкара оешма тарафыннан үткәрелә.

Программа әйләнә-тирә мохитне саклый, аның байлыкларын  арттыра һәм командада эшли белүче яшь буынны тәрбияләүгә ярдәм итә. Программаның мәҗбүри темалары: «Су», «Энергия», «Чүп-чар», «Климат үзгәрү».

IX Бөтенроссия фестивале эшендә Санкт-Петербург, Киров, Подольск, Волжск, Казан һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарының мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм педагоглары катнашты.

Фестиваль секцияләре кысаларында белем бирү учреждениеләре командалары тарафыннан 112 иҗади экологик эш тәкъдим ителде. Пленар утырышта фестивальгә йомгак ясадылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар. Программа координаторларына Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. ​

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International