Татарстан Республикасының Спас муниципаль районындагы барлык мәктәпләрендә дә 25 май көнне соңгы звонок шалтырады.

2019 елның 28 мае, сишәмбе

«Спас» тыюлыгында эшләүче Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, бу чарада катнаштылар.  Алар ТР Спас муниципаль районындагы Танкеевка авылының Полянка урта гомуми белем бирү мәктәбендәге барлык балаларны да уку елы тәмамлану белән котлап, «Парклар маршы-2019»  Халыкара табигатьне саклау акциясендә җиңүчеләргә грамоталар тапшырдылар.

Моңа кадәр  «Парклар маршы - 2019» акциясе кысаларында «Кызыл китап битләре» конкурсының муниципаль этабында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы «Чистай мәдәни үзәге»ндә узды.

«Чиста болыннар» дәүләт табигый тыюлык  хезмәткәрләре балаларга бәйрәм бүләк иттеләр. Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар өчен, конкурсның барлык эшләреннән күргәзмә оештырдылар. Ул күргәзмәгә теләге булган һәркем кереп, эшләр белән таныша алды.

Ә Балтач районының Карадуган урта мәктәбендә «Балтач» дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре «Кыргый хайваннарны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау» темасына экологик дәрес уздырдылар һәм шунда ук  конкурста җиңүчеләрне котладылар.  Конкурста катнашучылар һәм җиңүчеләр грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International