Арча шәһәренең нәни табигать сакчылары

2019 елның 7 июне, җомга

Арчаның 2нче номерлы балалар бакчасында «Ашыт» тыюлыгы белгече Абдрахманова Г. И. катнашында Балаларны яклау көненә туры килгән чара узды.

Табигатьне саклау темасы үсеп килүче буынны тәрбияләү аспектында аеруча актуаль. Шуңа күрә бәйрәм танып белү әһәмиятенә дә ия иде- балалар тыюлык белгечен кызыксынып тыңлады, аерым саклау режимы булган махсус табигать территорияләрнең барлыгы турында, Арча районының табигать һәйкәлләре турында күп кенә яңалыклар белде, «Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» викторинасында, «Чүп-чарны аерым җый» уенында катнашты.

Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле балаларны табигать сакчылары сафларына кабул итү булды, нәниләргә яшел галстук бәйләделәр, «Эколята –дошколята» эмблемасын һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр тапшырдылар. Балалар өлкән табигать сакчылары белән беррәттән булуларыннан канәгать калды. Педагоглар шулай ук грамоталар һәм бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International