Каникуллар алдыннан экодәресләр.

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Экологик белем бирү дәресләре дәвам итә, һәм бу юлы Азнакай шәһәренең 6нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә, «Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк төр хайваннарны һәм үсемлекләрне саклау» темасына экологик дәрес узды.

«Чатыр-Тау» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре биологик төрлелекнең мөһимлеге һәм әһәмияте турында,  «Чатыр-Тау» табигый тыюлык территориясендә үсә һәм яши торган үсемлекләр һәм хайваннар турында  сөйләделәр.Белемнәрне ныгыту өчен биологик төрлелекне саклау турында фильм күрсәтелде һәм «Татарстан Республикасының Кызыл китабы» дигән викторина уздырылды, анда актив катнашучыларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр тапшырылды.

Ә җәйге каникуллар алдыннан «Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре, урманчылар һәм МБУ «Мәктәптән тыш эшләр үзәге»методистлары белән берлектә, Кече Лызи урта мәктәбендә «Без урман янгыннарына каршы!» дигән темага экологик дәрес үткәрделәр. Белгечләр урман белеме һәм урманчылык, урманнарны саклау, урман янгыннарын сүндерү турында сөйләделәр һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәрттеләр.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International