ДТКТ «Чиста болыннар» мәчеттә укучы балаларның чыгарылыш бәйрәмендә

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Чистай шәһәренең «Нур» мәчетендә мәчетне тәмамлаучылар һәм аларның ата-аналары өчен зур бәйрәм узды. Чараны оештыручылар квест формасында кызыклы һәм матур программа әзерләгән иде.  

 Балалар 6 командага бүленде, аларның һәрберсе станцияләрдә биремнәр үтәргә тиеш иде. Станцияләрнең берсендә  катнашучыларны «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре көтте. Алар балалар өчен бик кызыклы биремнәр әзерләделәр.  Балалар табышмаклар, ребуслар чиштеләр, ТР Кызыл Китабы вәкилләре белән таныштылар, ә шулай ук уен формасында табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Бу биремнәр очраклы рәвештә әзерләнмәгән, алда җәйге каникуллар, димәк, балалар табигать кочагында вакытларын күбрәк үткәрәчәк.

Бәйрәмдә 200гә якын бала һәм аларның әти-әниләре катнашты. Программа тәмамланганнан соң барлык балага да  ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләк тапшырдылар.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International