Яшь буында экологик белем бирү максатыннан «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре 5 нче урта белем бирү мәктәбе һәм 4 нче урта белем бирү мәктәбе яны лагерьларында булып кайттылар.
Балаларда табигатькә карата танып-белү кызыксынуы уяту, туган як табигатенә карата хөрмәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү өчен, хезмәткәрләр «Туган як табигате»темасына әңгәмә үткәрделәр.
Хезмәткәрләр «Чиста болыннар» тыюлыгы, туган як табигате, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән һәм Чистай муниципаль районы территориясендә теркәлгән үсемлекләр һәм хайваннар турында сөйләделәр, ә шулай ук табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Балалар әңгәмәдә кызыксынып катнаштылар һәм белемнәрне беркетү уенында һәм викторинада да актив булдылар. Иң актив балаларга тыюлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр тапшырдылар.