Су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча республика советының I яртыеллык эшенә йомгак ясау

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Бүген, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында, республика Премьер-министрының Беренче урынбасары Р. К. Нигматуллин рәислегендә, Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча, Республика советының чираттагы утырышы узды. Анда «Уылдык чәчү-2019» комплекслы оператив-профилактик операциясенә йомгак ясалды, 2019 елның I яртыеллыгында муниципаль районнарда ведомствоара эшче төркемнәрнең эш нәтиҗәләре чыгарылды һәм күзәтчелек ведомстволарының киләсе яртыеллыкка төп бурычлары билгеләнде.

Төп докладчылар: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе                 Ф.С. Батков, Россия балыкчылыгының Урта Идел территориаль идарәсенең Татарстан Республикасы буенча судагы биологик ресурсларга дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм аларны саклау бүлегебашлыгы урынбасары М. А. Шинкарев, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары А. Р.Гәрәев, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары                     Ф. Ф. Шакиров.

Шулай ук Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе дә тыңланылды, ул башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләп китте.

«Уылдык чәчү» операциясен үткәргәндә рейд чараларының гомуми саны 18% ка артты. Тикшерү органнары тарафыннан 1080 зат административ җаваплылыкка тартылды; браконьерлык фактлары буенча 66 җинаять эше кузгатылды; сулыклардан 3450 законсыз тоту коралы тартып алынды.

Киләсе чорда ведомстволар өчен төп бурычны, балыкларны законсыз сату белән көрәш һәм Татарстан халкын судагы биологик ресурсларны саклау чараларына җәлеп итү дип билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International