«Без табигать сакчылары» дип исемләнгән балалар экологик чарасында «Чиста болыннар» тыюлыгы

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Чистай шәһәр китапханәсендә (7нче филиал) балалар өчен «Без табигать сакчылары»дип исемләнгән экологик чара узды. Чакырылган кунаклар сыйфатында «Чиста болыннар» дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре булды, алар тыюлык турында сөйләделәр, интерактив формада сирәк төр хайваннарның һәм үсемлекләрнең табигатьтәге  роле турында фикер алыштылар, шулай ук биологик төрлелекнең мөһимлеге һәм әһәмияте турында сөйләштеләр.

Иң актив балаларга тыюлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр тапшырдылар, шулай ук китапханә фондына «ТР Кызыл китабының уникаль яшәүчеләре» дигән китап бүләк иттеләр.​

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International