Мәктәп яны лагерында «Зөя буйлары» тыюлыгы турында сөйләделәр
2019 елның 29 июле, дүшәмбе
Җәйнең иң уртасында Буа шәһәренең 5 нче гимназиясенеңмәктәп яны лагерена«Зөя буйлары» дәүләт тыюлыгы белгечләре килде. Алар балаларга тыюлык турында сөйләделәр, шул исәптән экология һәм хайваннар дөньясы проблемаларына да кагылдылар. «Зөя буйлары» тыюлыгы башка тыюлыкларга карата яшьрәк, ул 2008 елның 14 апрелендә, табигый комплексларны һәм экосистемаларны, хайваннарның һәм үсемлекләрнең, шул исәптән Россия Федерациясенең Кызыл китабына һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр төрләрен дә кертеп, яшәү һәм үсү урыннарын саклау һәм торгызу өчен барлыкка килгән. Шуңа күрә тыюлык һәм аның эшчәнлеге турында мөмкин кадәр күбрәк кеше белүе мөһим.
Алынган белемнәрне ныгыту өчен белгечләр рәсемнәр буенча викторина үткәрделәр. Аеруча тырыш балалар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары белән бүләкләнделәр.
Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты коллективы тармакта эшләгән ветераннарны Халыкара өлкәннәр көне белән котлый.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында аучылык байлыкларының саны динамикасын анализладылар. Быел ведомство хезмәткәрләре тарафыннан гомуми озынлыгы 17 мең километрдан артык 1700дән артык маршрут узылды, бу экваторның яртысыннан азракны тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз