Казан федераль университеты студентлары «Чиста болыннар» дәүләт табигый тыюлыгында кыр практикасы уздылар

2019 елның 30 июле, сишәмбе

«Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы нигезендә Казан федераль университетының икенче курс студентлары үзләренең кыр практикаларын уздылар.

Җиде көн дәвамында, тәҗрибәле остаз Назаров Наил Госман улы җитәкчелегендә, студентлар «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгының флора һәм фаунасының уникаль үзенчәлекләре белән таныштылар, шулай ук үзләренең теоретик белемнәрен ныгыттылар.

Аеруча саклана торган табигый территорияне тикшерү барышында, студентлар лаборатория шартларында өйрәнү өчен,барлык кирәкле пробаларны алдылар, шул ук вакытта Татарстан Республикасы Кызыл китабының сирәк төрләре дә билгеләнде.

Тикшеренү нәтиҗәләре студентларга белем бирү  һәм аларда экологик караш формалаштыру максатыннан кулланылачак, ә иң мөһиме алар ,әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә белем һәм тәҗрибә алу өчен, алга таба югары уку йорты белән «Чиста болыннар» тыюлыгы арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә этәргеч булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International