Кыр кәҗәләренә һәм пошиларга ау сезоны ачыла.

2019 елның 27 сентябре, җомга

1 октябрьдә барлык яшьтәге төркем кыр кәҗәләренә һәм пошиларга ау сезоны ачыла һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук 1 октябрьдә мускус күсесе, су тычканы, кондыз, селәүсән кебек төрләргә ау башлана.

Соры куянга ау чоры 15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәр, чәшкегә һәм сусарга ау 15 октябрьдән 29 февральгә кадәр ачык.

2019 елга барлык ау вакыты белән дә аучы календаре бүлегендә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International