Дәүләт комитетының район хезмәткәрләре, законнардагы үзгәрешләр буенча укып кайттылар

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Күзәтчелек чараларының нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында 23-24 октябрьдә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында район (районара)саклау, федераль дәүләт күзәтчелеге бүлекләре башлыклары һәм региональ әһәмияттәге дәүләт табигать тыюлыклары башлыклары өчен семинар дәресләре узды.

Семинарда 52 хезмәткәр укып кайтты.  Уку барышында законнардагы соңгы үзгәрешләр каралды, шул исәптән Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексы,  (видеоматериаллар кулланып), ау кагыйдәләрен һәм тыюлыкларны саклау режимын бозуның шәхси очраклары ачыкланды.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International