Биоресурслар буенча дәүләт комитеты ау вакытын үзгәртергә ниятли

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Яз көне ау вакыты үзгәрергә мөмкин. Моның кирәклеге күп аучылар мөрәҗәгатьләре буенча барлыкка килде. Ике меңгә якын  кеше катнашкан сораштыру уздырылды.

 Сораштырылучыларның  күпчелеге фикеренчә- 60,4 %, язгы ау 15 апрельдән 20 апрельгә кадәр башланырга тиеш.  Анкетада катнашучыларның 32,2% ы язгы сезон апрельнең өченче шимбәсендә башланырга тиеш дип саный.

Җәйге-көзге ауга килгәндә исә, сораштырылучыларның 69% ы, ул шимбә көнне башланырга тиеш, дип саный. Күпчелек  сентябрьнең беренче шимбәсенә тавыш бирде.

Уңайлырак вакытны да аныклап киттеләр – шимбә, 17.00 сәгать.

Якын арада әлеге мәсьәлә Дәүләт комитетының иҗтимагый советында фикер алышуга чыгарылачак, аның нәтиҗәләре буенча ТР Президентының язгы ау чоры срокларын үзгәртү турында Указ проекты әзерләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International