Товар поезды пошины бәрдереп үтергән. Бу гадәттән тыш хәл Түбән Кама районында Никашновка-Биклән арасында булган. Шул ук көнне Лениногорскида да шундый ук хәл булган. «Рысь» ҖЧҖ аучылык хуҗалыгы территориясендә, Иске Иштирәк – Яңа Иштирәк авылы автоюлыннан 600 метр ераклыкта, җиңел автомобиль кабанны бәрдергән. Кабан алынган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Машина вакыйга урынын ташлап киткән. Материаллар хокук саклау органнарына тапшырылды, хайваннар дөньясына зыян китерелде.
2019 елның 10 ае эчендә кыргый хайваннар катнашында барлыгы 87 юл-транспорт һәлакәте булган.
Караңгы вакытта кыргый хайваннарның хәрәкәт активлыгы арта. Шуңа бәйле рәвештә, Дәүләт комитеты гражданнардан урман массивлары янындагы юлларда саклык чараларын күрүне һәм максималь дәрәҗәдә игътибарлы булуны сорый.