Татарстанның өч кешесенә браконьерлык өчен җинаять җаваплылыгы яный. Җаваплылыктан качарга өметләнеп, гражданнар төнлә аулаган. Алар 2 куян тоткан.
Хәзер алардан 1 корал һәм 2 автомобиль тартып алынды. РФ Җинаять Кодексының 258 маддәсе «Законсыз ау» (маддәнең бер өлешенә карап 500 000 сумга кадәр штраф яки 2 елга кадәр төзәтү эшләре, яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү яки 500000нән 1 миллион сумга кадәр штраф яки 3 елдан 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү белән җәзалана) буенча, материаллар җинаять эше билгеләре белән Эчке эшләр министрлыгына тапшырылды.
Бу закон бозу Югары Ослан районы һәм Кама Тамагы районы буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән Тәмте аучылык клубы территориясендә (Югары Ослан районы) уртак рейд вакытында ачыкланды. Рейдлар көндез дә, төнлә дә, эш көннәрендә дә, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә үткәрелә.