Законсыз балык тоту һәм җинаять эше. Хокук саклау органнарына Чистайның ике кешесе эләккән

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Чистай шәһәр суды Прость елгасында балык тотуны законсыз дип таныды. Суд карары белән хокук бозучылар су ресурсларына китерелгән зыянны капладылар, штраф түләделәр һәм көймәсез калдылар, ул  дәүләт файдасына тартып алынды. Закон бозу язын ук ачыкланган иде. 27 майда Чистайның ике кешесе, законсыз балык тоту максаты белән, Прость елгасында-уылдык чәчү урынында ятьмәләр куйды. Аеруча саклана торган табигый тыюлык территориясендә закон бозуларны оператив рәвештә ачыклау нәтиҗәсендә, аңа зур зыян китерелмәде. Суммасы 8 мең сумнан аз гына артып китте.

Биологик су ресурсларын законсыз табу өчен РФ ҖК 256 маддәсе буенча җинаять җәзасы каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International