Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кышкы браконьерларны ачыклау буенча контрольне көчәйтте

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Узган атнада республиканың берьюлы өч районында законсыз тоту коралы тартып алынды. “Аерылганнары” Спас, Алабуга һәм Алексеевск муниципаль районнары балыкчылары. Алар ятьмәләр һәм кысла тоткычлар урнаштырды. Бу бик зур зыян китерергә мөмкин, дип хәбәр итә белгечләр. Урыны белән боз әле юка, беренче бозда балык ач була. Моннан тыш, республика сулыкларындагы боз калынлыгы бөтен җирдә дә куркынычсыз күрсәткечләргә ирешмәде.

Татарстан Республикасы территориясендә законсыз балык тоту фактлары турында "Халык контроле" мәгълүмат системасына "Су биологик ресурсларын законсыз тоту (чыгару)" категориясенә хәбәр итәргә була.

Балыкчылыкны регламентлаучы кагыйдәләрне бозу гражданнарга – ике мең сумнан алып биш мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – егерме меңнән алып утыз мең сумга кадәр, юридик затларга йөз мең сумнан алып ике йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Шул ук вакытта су биологик ресурсларын тотарга ярдәм иткән көймә һәм башка тоту кораллары тартып алынырга мөмкин һәм биологик ресурсларга китерелгән зыян исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International