Эрбетче Кызыл китаптан чыгарылды. Дәүләт комитетында сирәк һәм юкка чыгу куркынычы яный торган биоресурслар төрләре буенча утырыш узды

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы яный торган хайван, үсемлек һәм гөмбә төрләре буенча даими комиссия утырышы узды. «Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы» ФДБУ хезмәткәре Әнвәр Әюповның доклады нигезендә Кызыл китаптан эрбетчене чыгару турында карар кабул ителде.

Комитет рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов башкарылган эш турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, комитет тарафыннан яңа система эшләнгән һәм гамәлгә кертелгән. Комитетның рәсми сайтында сирәк төрне очрату карточкаларын электрон рәвештә тутыру мөмкинлеге барлыкка килде, бу исә бу эшкә тагын да күбрәк белгечләрне һәм гади табигать сөючеләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. 2019 ел башыннан бирле сирәк төрне очрату турында 2286 карточка (барысы да электрон рәвештә) тутырылды. Әйтик, 2018 ел эчендә барлыгы 1458 карточка тутырылды (эл.рәвештә- 73).

Комитет тарафыннан республиканың 11 районы территориясендә сирәк төрләрне очрату мөмкинлеген билгеләү өчен маршрутларны раслау буенча эш алып барылды. Алар төрләрне очрату ешлыгын  исәпкә алып сайланды.  Кызыл китапны алып бару системасының әлеге элементы очраткан төрләрнең санында уңай чагылыш тапты.

Моннан тыш, Комитет кушуы буенча Казан (Идел буе) федераль университеты Арча, Яшел Үзән, Биектау, Балтач һәм Әтнә районнары территориясендә хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләрнең төрлелеген ачыклау буенча фәнни-тикшеренү эше үткәрде, аның барышында Балтач районында сирәк ерткыч кош – еланашар карчыга очравы ачыкланды. Киләсе елга шулай ук 5 район территориясен тикшерү планлаштырыла. Шулай итеп, төр торышын күзәтү буенча төзелгән система, республика буенча 8-9 ел саен мониторинг мәгълүматларын яңартырга мөмкинлек бирәчәк.

Комиссия барышында, Казан (Идел буе) федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев доклады нигезендә, Альп мыеклы коңгызын Кызыл китапка кертү турында карар кабул ителде.

Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләрне исәпкә алу буенча мәгълүмати карточканы, Дәүләт комитетының рәсми сайтында «Татарстан Республикасының Кызыл китабы»бүлегендә тутырырга мөмкин.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International