Әгерҗе районында үсеп килүче буын белән экологик белем бирү буенча актив эш алып барыла

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Әгерҗе районының Сарсак-Омга лицее нигезендә "Кичкетаң" дәүләт табигый тыюлыгы һәм «Талантлар салават күпере» балалар иҗат йорты берлектә оештырган," Укучыларның экология-биология юнәлешендә һөнәри күнекмәләрен формалаштыруда инновацияләр"дигән муниципаль семинар булып узды. Семинарда биология һәм экология укытучылары, "Росток" экологик хәрәкәте активистлары, “Яшел Армия” мәктәп урманчылыгы һәм ЭкОС (Экология, саклау, коткару) түгәрәге әгъзалары, лицей укучылары катнашты.

Ачык дәресләр, презентацияләр, мастер-класслар,  әдәби-сәнгать әсәрләренең куелышы һәм класстан тыш чаралар белем биреп кегә калмады,  ә тагын кызыклы һәм мавыктыргыч та булды. Квест-уеннар, флешмоблар һәм интерактив уеннар зур кызыксыну уятты. Шулай ук Дармарка (түләүсез ярминкә)уздырылды. Бу экологик тәрбия бирүнең яңа формаларының берсе.

«Семинарның төп бурычы - үсеп килүче буынны рухландыру һәм аларда әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт уяту, - дип ассызыклады «Кичкетаң» тыюлыгы белгече Әлфия Нуриманова, - бүгенге чара укучыларга табигатькә сак карашның мөһимлеген аңларга гына түгел, ә һәр кеше  туган якның әйләнә-тирә мохите һәм экологиясе турында ничек кайгырта алуын ачык күрсәтергә дә ярдәм итсен».

Табигать саклау хәрәкәтендә актив, иҗади катнашуны һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлекне саклау һәм тыюлык эшен үстерү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлекне исәпкә алып, тыюлык башлыгы Руслан Маннапов аеруча уңышларга ирешкән педагогларны Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International