Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында район хезмәткәрләре, шулай ук тыюлык дирекцияләре хезмәткәрләре белән җыелыш узды.
Тикшерүләр үткәрү вакытында ачыкланган хокук бозуларны кисәтү һәм хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау һәм файдалану өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеген тормышка ашырганда мәҗбүри таләпләрне үтәү , Татарстан Республикасы территориясендә аеруча саклаулы табигый территорияләрне саклау һәм куллану өлкәсендә федераль дәүләт аучылык күзәтчелеге һәм региональ дәүләт күзәтчелеге кебек мәсьәләләр тикшерелде.