Ятьмәләрдән  ярты мең балык коткардылар. Татарстан браконьерларын дәүләт комитеты инспекторлары фаш итте

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә браконьерларны ачыклау буенча рейд дәвам итә. Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан чираттагы «тоту» очрагы Татарстанның Минзәлә районында теркәлде. Минзәлә елгасыннан (аеруча саклана торган табигый территорияләр исемлегенә керә) 7 ятьмә чыгарылды,  һәркайсының озынлыгы – 100 метр. Су биоресурсларына китерелергә мөмкин булган зыянга юл куелмады. Браконьерлар кулыннан 400 данә балык коткарылды. Законсыз балык тоткан өчен җәза РФ ҖК 256 маддәсенең 1 өлешендә каралган (Биологик су ресурсларын законсыз тоту). Маддә санкциясе ике елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә максималь җәза бирүне күздә тота.

Кышкы каникуллар чорында, су биологик ресурсларын һәм аларны эшкәртү  продукциясен законсыз тоту, күчерү, сату фактларын булдырмауга юнәлтелгән рейдлар дәвам итәчәк. Балыкчылык өлкәсендә браконьерлыкны булдырмау һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча мобиль-эзләү төркемнәр оештырылды.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International