Һава торышы белән бәйле рәвештә, бәйрәм көннәрендә бозга чыкмаска киңәш ителә

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Һава  торышы белән бәйле рәвештә, Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Спас, Тәтеш, Лаеш, Алексеевск, Балык Бистәсе районнарында - бәйрәм көннәрендә, иртәгәдән алып 4 гыйнварга кадәр, Иделдә бозда йөрү өчен шартлар начар булачак. Күп ерганаклар һәм ярыклар барлыкка килә. Югарыда күрсәтелгән районнарда яшәүчеләргә һәм һәвәскәр балыкчыларга бозга чыгудан тыелып торырга киңәш итәбез.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International