Кызык өчен аеруча зур күләмдәгеге зыян: браконьерлар хайваннарны атып үтергән һәм түшкәләрен урманда калдырган

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Лаеш районындагы «Радуга» ҖЧҖ аучылык хуҗалыгында браконьерлар төркемен тоткарлаганнар.  Алар 3 пошины, 2 кыр кәҗәсен һәм бер кабанны атканнар. Өстәвенә, ир-атлар кызык өчен генә аулаган, чөнки барлык трофейларны да җыеп алмаганнар. Аткан  урында алар пошиның һәм кыр кәҗәсенең  түшкәләрен калдырганнар. «Радуга» ҖЧҖ производство аучылык инспекторларының оператив рәвештә килеп җитүләре  закон бозучыларны кайнар эз буенча ачыкларга мөмкинлек бирде. Үтерелгән хайваннарның түшкәләрен тапкан урынга полиция хезмәткәрләре чакырылды. Табылган ау эзләре  браконьерның өйенә алып килде. Ул Кышкы тау торак пунктында яшәүче булып чыкты. Тентү барышында өстәмә рәвештә 2 поши, 1 кыр кәҗәсе һәм 1 кабан түшкәсе табылды . 3 ау мылтыгы һәм кардан йөрү машинасы  тартып алынды.

Хәзер китерелгән зыянның күләме исәпләнә һәм РФ ҖК 258 нче статьясы буенча  җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International