Хөрмәтле аучылар, исегезгә төшерәбез, бүген, 10 гыйнварда, соры куянга ау сезоны ябыла.
Рөхсәтнамәдә күрсәтелгән соңгы сроктан соң 20 көн эчендә отчет бирергә - тотылган хайваннар турында мәгълүмат таблицасын тутырырга (аулауга бирелгән рөхсәттән алына) һәм Ау кагыйдәләренең 3.8 пункты нигезендә , аны алу урыны буенча җибәрергә кирәкленә игътибарыгызны юнәлтәбез.
1 яшькә кадәрге пошиларны аулау 15 гыйнварга кадәр барачак, ә төлкене аулау чоры 29 февральдә ябыла.
Шулай ук ау вакыты белән безнең сайтта «Аучы календаре» бүлегендә танышырга була.