Ел саен 11 гыйнварда илебездә Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә, ул 1997 елда Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы белән оештырылган иде.
«Зөя буйлары», «Ашыт», «Кичкетаң» һәм «Балтач» тыюлыклары хезмәткәрләре тарафыннан бу көнгә багышланган экологик дәресләр үткәрелде. Укучылар белән очрашуда алар бу көнне 1916 елда, ул вакытта әле Патша Россиясендә «Баргузинский» дип аталган беренче тыюлык ачылуы турында сөйләделәр. Балалар аеруча саклаулы табигать территорияләренең (алга таба – АСТТ) әһәмияте белән таныштылар, зур кызыксыну белән конкурс биремнәрен эшләделәр, сорауларга җавап бирделәр.
Укучылар Татарстан Республикасының аеруча саклаулы табигать территорияләре турында белделәр, «Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы» һәм «Түбән Кама»милли паркы тарихы, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныштылар.
Очрашу ахырында балалар истәлекле фотолар ясадылар һәм Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бүләкләре һәм грамоталары белән бүләкләнделәр.
Бүгенге көндә республиканың табигый-тыюлык фонды гомуми мәйданы 427,420 мең га булган барлык категориядәге 186 аеруча саклана торган табигый территориядән тора, субъект мәйданыннан аеруча саклана торган табигый территорияләр өлеше буенча гомумроссия рейтингында 55нче урынны алып тора һәм 6,3% тәшкил итә:
2 федераль әһәмияттәге;
181 региональ әһәмияттәге (144 табигать һәйкәле һәм 37 тыюлык);
3 җирле әһәмияттәге АСТТ.