Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре Казанның 19 нчы гимназиясенең 7б сыйныф укучылары белән аралашып алдылар. Очрашу «Зилант»экологик форумына әзерлек кысаларында узды. Шәһәр конкурсының район этабында, Казан шәһәре Идел буе районы өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе «Мәктәптән тыш эшләр үзәге»нең өстәмә белем бирү педагогы Динара Әхмәдуллина җитәкчелегендә, балалар «Ихтиофауна»проектын яклыйлар. Дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков һәм су биологик ресурслар бүлеге башлыгы Ирина Мөстәкыймова гимназистларга Дәүләт комитетының эшчәнлеге, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр төрләре, шулай ук су биологик ресурсларының торышы, сәнәгый балыкчылыкны тормышка ашыру һәм браконьерларга яный торган штрафлар турында җентекләп сөйләделәр. Алар балаларга конкурста җиңүләрен теләделәр һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабын бүләк иттеләр.
Очрашу ахырында балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.