Аномаль җылы кыш комачауламады.
Хайваннарны кышын исәпкә алу инде 30 %ка төгәлләнде.
Кышкы маршрутны исәпкә чорына (гыйнвар-март) планлаштырылган эшләрнең өчтән бере диярлек төгәлләнгән, дип хәбәр иттеләр Дәүләт комитеты белгечләре. Аномаль җылы кыш һәм бик күп кар булмауга карамастан, барлык чаралар да график буенча үткәрелә. “2020 елның 1 августыннан алып 2021 елның 1 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларын табу лимитын раслау турында” Татарстан Республикасы Президенты Указы проектын әзерләү өчен, аучылык байлыкларының кышкы маршрутын исәпкә алу агымдагы елның 1 гыйнварыннан старт алды. Бүгенге көндә республика территориясендә яшәүче 17 төр кыргый хайван исәпкә алына. 2020 елга озынлыгы 20 мең километрдан артык 1575 маршрут буенча исәпкә алу планлаштырылды, бу экватор озынлыгының яртысын тәшкил итә.