Тәтеш районында балыкка кислород булдыру өчен лункалар борауладылар

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанда «Балык-Булсын!» акциясе старт алды. Тәтеш муниципаль районында «Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәрләре, су объектына кислород үтеп керүне тәэмин итү өчен, Озын Алан авылы буасында лункалар борауладылар. Чаралар балыкларның күпләп үлү фактларын булдырмау өчен оештырыла. Кислород ачлыгы, сулыкта эретелгән кислород булмау аркасында, кай бер елны балыкның үлүе күзәтелә.

Эшләр республиканың башка районнары сулыкларында да дәвам итәчәк, волонтерлар җәлеп ителәчәк.

Бу юлы чарада Тәтеш шәһәренең Сөйки урта мәктәбе һәм 2 нче номерлы ТОСШ мәктәбе укучылары катнашты. Ахырда балалар кар чаналарында экскурсиядә катнаштылар һәм саф һавада чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International