7 браконьер тотылган. Дәүләт комитеты инспекторларының оператив эше нәтиҗәсендә биоресурсларга зыян китерелмәде

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасының биоресурслар буенча Дәүләт комитеты инспекторлары республикада законсыз ауга чик куйды. Мамадыш районында, Соколка торак пункты янында, «Омар» аучылык хуҗалыгы территорияләрен патрульләү вакытында, кар машиналарында 7 кеше тоткарланды. Аларда ауга рөхсәт юк иде.  Җәзадан котылып калыр өчен, ир – ат эзләрен яшерергә тырышу максаты белән 3 мылтыкны урманда ташлап калдыра.  Территорияне карау нәтиҗәсендә инспекторлар ату коралларын таба алды. Дәүләт комитеты белгечләренең оператив эше нәтиҗәсендә, ялган аучылар җәнлекләрне эзләп таба алмаганнар. 
Урынга Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, ЮХИДИ һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре килде. Мылтыклар алынды, моннан тыш, браконьерларның прицеплары штрафстоянкага урнаштырылды.  
Берничә маддә буенча материаллар төзелде, шул исәптән, законсыз ау һәм техниканы теркәүдән башка файдаланган өчен. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хезмәткәрләре хокуксыз ау кылырга омтылуның барлык шартларын билгеләү буенча чаралар үткәрелә.

Мондый хокук бозулар ачыкланганда +7 (843) 211 66 94 телефоны буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International