Татарстанда законсыз балык сату белән көрәш дәвам итә

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Чистай муниципаль районында балык белән сәүдә итүне тикшерү буенча ведомствоара рейд узды. Законсыз рәвештә сатуга каршы көрәш чаралары су биоресурсларын саклау максаты белән республика Советы эше кысаларында үткәрелә. Тикшерү барышында, документларсыз һәм маркировкасыз эшкәртелгән елга балыгын сату факты ачыкланды.  Эшмәкәргә РФ КоАП 14. 43 ст.1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен гариза тапшырылды. Статья буенча 300 000 сумга кадәр штраф каралган.
Рейдта Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының сәүдә бүлеге белгечләре, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының торак секторда җәмәгать тәртибен саклауны оештыру буенча гомуми бүлегенең әйдәп баручы белгече, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай һәм Спас районнарындагы территориаль бүлеге белгече катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International