Минзәлә укучылары «Балык-булсын!» акциясенә кушылды

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Татарстан республикасында балык запасларын саклауга юнәлдерелгән акция дәвам итә. Минзәлә муниципаль районы укучылары балыкларның үлүен ничек булдырмаска һәм уылдык чәчүлеге уңайлы узу өчен шартлар тудырырга кирәклеген белделәр. Белем алу квестлар һәм викториналар формасында узды, балалар үзләренең белемнәре белән уртаклашты һәм Татарстанның биотөрлелеге, аерым алганда, Кызыл китапка кертелгән балыклар турында күп яңалык белделәр, белгечләрнең елгаларда һәм күлләрдә яшәүчеләр, әйләнә-тирә мохит турында сорауларына җавап бирделәр.
«Балык-Булсын!»  Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан берничә этапта үткәрелә. Белем бирү учреждениеләрендә дәресләр оештырыла, язын ясалма уылдык чәчү урыннары куела, кыш көне сулыкларга кислород булдыру максатыннан махсус лункалар ясала.
Балаларга мондый акцияләрнең әһәмияте турында сөйләделәр.
Чарада укучылар актив катнашты. Аларга шулай ук бозда һәм сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да искәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International