Тәтеш районында балыкка кислород булдыру өчен лункалар борауладылар

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

2020 елның 1 февраленнән 15 апреленә кадәр төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләти табигать зоология тыюлыгы территориясендә балык тотуга тыю кертелде. Чикләүләр сәнәгать һәм һәвәскәр балыкчылыкка да кагыла. 
Тыюлык территориясендә хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатыннан, Татарстанның биоресурслар буенча Дәүләт комитеты инспекторлары даими рейдлар үткәрәчәк.  
Тыюлыкны саклау режимын үтәмәгән өчен РФ КоАП 8. 39 ст. нигезендә җәза каралган. 
 Лаеш муниципаль районы территориясендә урнашкан "Мишә елгасы тамагы" региональ әһәмияттәге дәүләт табигый зоология тыюлыгы региональ әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территория булып тора. Максаты-су биологик ресурсларының тотрыклы популяциясен һәм аларны саклау чаралары комплексын үткәрү юлы белән үрчетү өчен уңайлы шартлар тудыру.

Министрлар Кабинеты карарына сылтама

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International