Татарстанда балыкның һава җитмәүлектән үлүенә каршы көрәш буенча чаралар үткәрелә

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, суны кислород белән баетуны тәэмин итә торган чаралар үткәрделәр. Бүген Түбән Кабан күлендә, балыкның һава җитмәүлектән үлүен булдырмау максатыннан, бозда чокырчыклар ясалды.

Бу суны кислород белән баетуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук суда кислород дәрәҗәсен ачыклау һәм тикшерү өчен лаборатор анализлар үткәрелде.

⠀Мондый чаралар республиканың башка районнарындагы су объектлары акваторияләрендә дә үткәреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International